Accessibility links

Кайнар хәбәр

Томски мәхкәмәсе Себер химия комбинаты мөдирен кулга алырга күрсәтмә биргән


Томски – Томски мәхкәмәсе Себер химия комбинатының баш мөдире Владимир Короткевичны кулга алырга күрсәтмә биргән.

Короткевич һәм аның ике ярдәмчесе – Леонид Романенко һәм Юрий Кунгуров – җомга көнне ришвәт алу вакытында тоткарланганнар.

Шулай ук ТВЭЛ ягулык компаниясенең башкарма мөдире Тимур Букейханов тоткарланган.

Себер химия комбинаты - Русиянең Росатом дәүләт корпорациясенең ТВЭЛ компаниясенә кергән, уран баету белән шөгыльләнүче дүрт ширкәтнең берсе булып тора.
XS
SM
MD
LG