Accessibility links

Кайнар хәбәр

Русия югары мәхкәмәсенә Ходорковский хөкем карары шикаять ителде


Русия югары мәхкәмәсенә ЮКОСның икенче җинаять эшенә бәйле Михаил Ходорковскийның хөкем карары шикаять ителде. Бу хакта мәхкәмәнең матбугат үзәге хәбәр итә.

Июнь башында Ходорковский югары мәхкәмә рәисе Вячеслав Лебедевка хөкемне үзгәртүне сорап мөрәҗәгать итте. “Югары мәхкәмә ул гадел хөкем чыгара торган урын икәнне раслагыз. Бу хәзер барлык җәмгыять өчен мөһим”, диде ул.

Элегрәк Ходорковский Мәскәү һәм Русия югары мәхкәмәсендә хөкем карарын үзгәртә алмады.

2005 елда Ходорковский салым түләмәүдә гаепләнде. 2010 елда аңа һәм Платон Лебедевка канунсыз табышны рәсмиләштерүдә яңа гаепләү белдерелде.
XS
SM
MD
LG