Accessibility links

Кайнар хәбәр

Мисырның яңа президенты Иран белән хезмәттәшлекне киңәйтергә ниятли


Мисырның яңа президенты Мөхәммәд Мурси Иран белән хезмәттәшлекне киңәйтергә җыенуын әйтте. «Фарс» иран мәгълүмат агентыгына биргән әңгәмәдә ул әлеге юл белән төбәктә стратегик балансны булдыруга тырышуын ассызыклады.

Иран «Мөселман кардәшлеге» хәрәкәте тарафыннан тәкъдим ителгән Мурсиның Мисыр президенты итеп сайлануын хуплады һәм аның килүе Якын Көнчыгыштагы үсешнең яңа чоры башлануын күрсәтә һәм «Исламның уянуын»а дәлил булып тора дип белдерде.

Мурсиның белдерүе Көнбатышның Иранны башка илләр белән хезмәттәшлеген чикләргә тырышу чорынды яңгырады. Көнбатыш илләре Иранның уран баету эшләре артында атом коралы булдыру нияте ята дип шикләнә һәм Тәһранны бу эшләрен туктатырга чакыра. Тәһран атом программасын корал ясау өчен куллануын кире кага.
XS
SM
MD
LG