Accessibility links

Кайнар хәбәр

Страсбургта Русиядәге кеше хокукларын бозуга каршы пикетлар уза


Европа Шурасы парламент ассамблеясы сессиясе барган Страсбург шәһәрендә Русия активистларының пикетлары үтә.

20гә якын пикетчылар Русиядә кеше хокукларын бозу, аерым алганда җыеннар иреклеген чикләү, Pussy Riot эше, сайлаулардагы хәрәмләшүләргә игътибар итәргә чакыручы шигарьләр кычкырды, плакатлар тотып торды.

Иртәгә Брюссельдә Европарламент бинасы каршында Vinci француз ширкәтенең Химки урманы аша Петербур-Мәскәү юлын төзүдә катнашуына каршы пикет узачак. Бу хакта Твиттерда урманны яклаучы хәрәкәт башлыгы Евгения Чирикова язды. Ул шулай ук әлеге пикетта катнашырга исәп тота.
XS
SM
MD
LG