Accessibility links

Кайнар хәбәр

Европа берлегенә керү турындагы сөйләшүләр Монтенегродан башланачак


Европа берлеге илләре тышкы эшләр министрлары Люксембургтагы очрашуда Европа берлегенә алуны Монтенегродан башлауны тәкъдим итте.

Брюссельдә җомга көнне үтәчәк саммитта бу карарны Европа берлегенә кергән ил җитәкчеләре хуплар дип көтелә.

Хәзер элекке Югославия республикаларның берсе – Словения Европа берлеге әгъзасы булып тора. Хорватия Европа берлегенә киләсе елны кушылыр дип көтелә, Македония белән шул хакта сөйләшүләр алып барыла.

Шулай ук Сербия берлеккә керү өчен рәсми намзәт булып тора. Босния һәм Герцеговина белән Косовоны Европа берлегенә керүгә мөмкин намзәт буларак таныйлар, әмма алардан әлеге мөрәҗәгать булмаган.
XS
SM
MD
LG