30 июнь көнне Башкортстанның Чишмә бистәсендә Уралдагы беренче ислам дәгъватчысы Хөсәин-бәк истәлегенә багышлап мөселманнар корылтае узачак. Анда Русия мөселманнары үзәк Диния Нәзарәте рәисе, баш мөфти Тәлгать Таҗетдин, дәүләт эшлеклеләре, күрше республикадагы Диния Нәзарәте вәкилләре, традицион конфессия вәкилләре, дини уку йортлары җитәкчеләре, галим-тарихчылар, имамнар, аерым алганда 600дән артык кеше катнашачак.
«Info Islam» хәбәр итүенчә, корылтай программасында имамнар утырышы, балалар өчен Коръән уку бәйгесе, хәйрия ашы каралган. Утырышта имамнар Русия мөселманнары үзәк Диния Нәзарәтенең Русия ислам университетын тәмамлаучылар корылтаена әзерлек мәсьәләсен тикшерәчәк, шулай ук Башкортстан төбәк мөселманнары Диния Нәзарәте уставын кабул итәчәк һәм аның идарә составын билгелиячәк.