Accessibility links

Кайнар хәбәр

Тубыл полициясе почта тартмасына бомба куючыны тоткан


Тубыл полициясе почта тартмаларына шартлаткычлар куюда шикләнелүче бер кешене тоткарлавын белдерә. Тикшерүчеләр әйтүенчә, 34 яшьлек бер кеше Тубылдагы торак йортларның почта тартмаларына шартлаткычлар куюда шикләнелә.

21 һәм 28 июньдә булган ике шартлау нәтиҗәсендә 62 яшьлек бер хатын һәм 50 яшьлек ир каты яраланды.

Тикшерүчеләр әйтүенчә, шикләнелүчене авылдагы җәйге йортында тапканнар. Аның йортында шартлаткыч ясаганда кулланылган маддәләрне тапканнар.
XS
SM
MD
LG