Accessibility links

Кайнар хәбәр

Кениядә ике чиркәүгә һөҗүмнәрдә ун кеше һәлак булды


Кениянең төньягындагы Гарисса шәһәрендә ике христиан чиркәвенә һөҗүмнәр нәтиҗәсендә кимендә ун кеше һәлак булды, кырыктан артык кеше яраланды.

Җирле полиция белдерүенчә, битлек кигән билгесез кешеләр бер католик чиркәвенә һәм Африка эчке бәйсез чиркәвенә гранаталар аткан.

Кичә хәрбиләр бер Норвегия һуманитар миссиясенең читтән килгән дүрт хезмәткәрен тотык итеп алган һәм аларны Сомалига алып китәргә маташучы сугышчан исламчыларны эзләүне дәвам итте.
XS
SM
MD
LG