Accessibility links

Кайнар хәбәр

Amnesty International: Кытай хакимиятләре уйгурларны эзәрлекли


Amnesty International оешмасы Кытай хакимиятләренең уйгырларны эзәрлекләү турында хәбәр итте. 2009 елда Өремчедә җирле кытайлар һәм уйгырлар арасында булган бәрелешләрдән соң Кытай хакимиятләре Синҗән-Уйгур автоном төбәгендә дистәләрчә уйгурны тоткарлаган һәм куркытып яшәткән. Ул вакытта 200 кеше үлгән. Бу хакта халыкара хокук яклау оешмасының соңгы хисабында мәгълүматлар китерелә.

Шушы чуалышлардан соң 9 кешегә тәртип бозуга чакыру гаепләве белән үлем җәзасы бирелгән иде.

Amnesty International хисабында әйтелгәнчә, Кытай хакимиятләре 2009 елдан соң хәбәрсез югалган туганнарын эзләүче һәм кеше хокукларын бозу очраклары турында мәгълүмат таратучы уйгурларны куркытуын дәвам итә.
XS
SM
MD
LG