Accessibility links

Кайнар хәбәр

Киевтагы бәрелешләрдә милициянең 10 хезмәткәре зыян күрде


Киевта булган бәрелешләрдән соң 10 милиция хезмәткәре медицина
оешмаларыннан ярдәм сораган. Бу хакта җирле мәгълүмат агентлыгы хәбәр итә.

Чәршәмбе көнне кич Киев үзәгендә 700ләп кеше җыелды. Алар Украинада рус
теле статусын күтәрүче канун өлгесенең икенче укылышта кабул ителүенә протест
белдерә.

Милиция каршылык белдерүчеләрне яшь газын кулланып читләтергә теләгән.
Протест белдерүчеләр арасында дистәләрчә кешенең зыян күрүе турында хәбәрләр бар, әмма аларны рәсми төстә расламыйлар.

Парламентта протест йөзеннән кайбер фирка әгъзалары ачлык игълан итте.
Парламент башлыгы һәм аның урынбасары вазифадан китте.

Канун кабул ителгән очракта Украинада 27 төбәкнең 13ндә рус теленә төбәк
теле статусы биреләчәк.
XS
SM
MD
LG