Accessibility links

Кайнар хәбәр

Казандагы хокук яклаучылар Европа дипломатлары белән очрашты


Казанда Британия, Финляндия, Дания, Һолланд иле, Франция һәм башка илләрнең рәсми вәкилләре һәм хокук яклаучы оешмаларның очрашуы булды.

Анда Казан хокук яклау үзәге башлыгы Игорь Шолохов, “Агора” оешмасы хокук яклау берләшмәсе җитәкчесе Павел Чиков, мәҗбүри тоту урыннарында кеше хокукларының торышын күзәтүче иҗтимагый комиссиясе әгъзасе Владимир Рубашның һәм башкалар катнашты. Мондый очрашуны оештыру тәкдиме белән Европа берлеге вәкилләре чыккан булган.

Әлеге чарада Игорь Шолохов полиция бүлегендә кулга алынган кешеләрне җәзалаган хезмәткәрләрне җавапка тарту эшләре
хакында сөйләгән булса, Владимир Рубашный төрмәләрдә тоткыннарны тоту шартлары начар булуы турында хәбәр иткән.

Европа Берлеге вәкилләре Татарстанда кеше хокуклары торышын тикшерә.

Җәзаларны үтәү федераль хезмәтенең Татарстандагы бүлеге һәм Эчке эшләр министрлыгы белән килешнегән булса да, Казанга килгән Европа берлеге дипломатларын төрмәләргә кертмәделәр.
XS
SM
MD
LG