Accessibility links

Кайнар хәбәр

Смоленскида медицина хезмәткәре хезмәт хакларын күтәрүне таләп итте


Бүген Смоленски үзәгенә медицина хезмәткәрләре митингка чыкты. Алар хезмәт хакларын бер ярым тапкыр арттыруны таләп итте.

Полиция бу чарада 60лап, ә оештыручылар үзләре 150ләп кешенең катнашуын әйтә.

Протест чарасында катнашучылар кулларында “Фәкыйрь табиб – чирле Русия”, “Медикның хезмәт хакын түрәнекенә алыштырабыз” дигән һәм башка шигарьләр дә бар иде.

“Ак халатлар митинг”ын “Вконтакте” социаль челтәренең “Эштәге табиб” дип аталган төркеме оештырган. Брянскиның медицина хезмәткәрләре һәм андагы КПРФ оешмасы да Смоленски чарасына теләктәшлек белдерде, дип хәбәр итә Интерфакс.
XS
SM
MD
LG