Accessibility links

Кайнар хәбәр

Гарәп Әмирлекләрендә Рамазанда эш көнен кыскартмаган ширкәтләрне җәза көтә


Берләшкән Гарәп Әмирлекләрендә Рамазан аенда эш атнасы 36 сәгатькә кадәр кыскартыла. Хезмәт министрлыгы белдерүенә караганда, моны үз хезмәткәрләренең кайсы динне тотуына карамастан, һәр ширкәт үтәргә тиеш. Бу күрсәтмәне үтәмәгән ширкәтләр акчалата җәзага тартылачак.

Теләгән хезмәткәрләр билгеләнгән вакыттан калып та эшли ала, моның өчен алар акчаны 25% артык алачак, диелгән министрлык күрсәтмәсендә.

Узган ел Дубайда министрлыкка 46 кеше бу канунның бозылуын шикаять иткән булган. Фикер белешүләргә караганда, халыкның 4% гына билгеләнгән вакыттан тыш эштә калган һәм моның өчен тиешле акчаларын алган.

Гарәп дөньясы уразага 21 июльдә керә.
XS
SM
MD
LG