Accessibility links

Кайнар хәбәр

БМОның югары хәрби киңәшчесе Сүриягә килә


БМО Генераль секретаре Пан Ги Мун үзенең тынычлык урнаштыру операцияләре урынбасары Эрве Ладсуның Сүриягә барачагы турында белдерде. Ул БМОның югары хәрби киңәшчесе буларак, илдәге вәзгыятьне бәяләп Сүриядәге БМО күзәтүчеләренә киңәшләр бирәчәк.

Шимбә көнне Сүрия көчләренең тагын өч генералы Төркиягә качты. Бәшәр Әсадка тугрылыклы кораллы көчләрнең 24 генералы качты инде.

Төркиядә 43 мең Сүрия качагы бар.

Хокук яклаучылар белдерүенчә, шимбә көнне Сүриядә кимендә 20 кеше һәлак булган. Димәшктә мәргәннәр ату сәбәпле җиде тыныч халык үтерелгән.

Сүриядә җомга көннән бирле ил башкаласы Димәшктә хөкүмәт гаскәрләренең гыйсьянчыларга каршы һөҗүме дәвам итә.

Алеппо, Сүриянең Төркия һәм Гыйрак чигендәге тикшереп үткәрү капкаларында да сугышлар дәвам итә. Хөкүмәткә каршы көчләр элегрәк капкаларның күпчелегенең үз кулларында булуын белдергән иде.

Җомга көнне, Сүрия хокук яклау төркеме мәгълүматларына күрә, илдә 177 кеше, шул исәптән 119 тыныч халык һәлак булган. Amnesty International халыкара хокук яклау оешмасы тыныч халыкның үлеменә гыйсьянчылар да җаваплы дип белдерде.

Җомга көнне 18 июльдә илнең иминлек хезмәте бинасы янындагы шартлауда һәлак булган өч генерал җирләнде.
XS
SM
MD
LG