Accessibility links

Сүрия хәрбиләре оппозиция көчләрен Димәшктә кысрыкларга омтыла


Сүрия гаскәрләре авыр техника һәм боралаклар ярдәмендә башкала Димәшкнең Барзех бистәсеннән һәм аның тирәсендәге тагын ике бистәдән оппозиция көчләрен бәреп чыгарырга омтыла.

Оппозиция хөкүмәт гаскәрләренең Мәззәһ бистәсендә гыйсьянчыларны кысрыклавын хәбәр итте. Алеппо шәһәрендә дә каты сугышлар булуы турында хәбәрләр бар.

Каты бәрелешләрнең берсе – хөкүмәтнең махсус хезмәте ныгытмасы янында булды. Якшәмбегә каршы төндә Аллепода Сүрия президенты Бәшәр Әсад хакимиятенә каршы оппозиция аның әтисе Хафиз Әсад һәйкәлен җимерде.

Лондонга урнашкан Сүрия хокук яклаучылары узган елның мартыннан башланган низагта корбан булучыларның саны 19 меңнән артты дип хәбәр итте.
XS
SM
MD
LG