Accessibility links

Кайнар хәбәр

Гыйрактагы һөҗүмнәрдә үлүчеләр саны 100 артты


Гыйракта булган атышларда һәлак булучылар саны 100 артты. 200 артык кеше яраланды.

Багдадтан ерак түгел урнашкан калалардагы хәрби базаларга һөҗүмнәр булды. Аларда 40 якын кеше үлде.

Шулай ук Сәадия, Хан-Бен-Сәад, Киркук, Туз-Хөрмәт һәм Дибис шәһәрләрендә шартлаулар һәм атышлар булды.

Багдадта машина шартлатылды. Гыйрактан килгән хәбәрләргә караганда бу соңгы елда иң күп кан түгелгән көн булды.

Хакимиятләр бу һөҗүмнәр артында “әл Кайдә” оешмасы тора дигән фикердә тора. Якшәмбе көнне бу оешма янаулар белән чыккан иде.
XS
SM
MD
LG