Accessibility links

Кайнар хәбәр

Хокук яклаучылар соңгы һөҗүмнәр белән бәйле кулга алынучыларның тотылу шартларын тикшерәчәк


Җәмәгать күзәтү комиссиясе дин әһелләренә һөҗүмнәр белән бәйле кулга алынган кешеләрнең нинди шартларда тотылуын тикшерә башлый. Бу хакта Казан хокук яклау үзәге матбугат вәкиле Булат Мөхәммәтҗанов хәбәр итте. Ул әйткәнчә, үзәккә кулга алынган кешеләрнең танышлары мөрәҗәгать иткән. Алар республикада 100 артык кеше тоткарланган, дип белдергән.

Казан хокук яклау үзәге матбугат вәкиле Булат Мөхәммәтҗанов хәбәр иткәнчә, Җәмәгать күзәтү комиссиясе вәкилләре Герман Алеткин һәм Владимир Рубашный кулга алынган кешеләрне тоту урыннарына барып, аларның нинди шартларда тотылуын тикшермәкче. Алар тоткыннарга хокуклары турында мәгълүмат тупланган китапчык бирмәкче. Аңа нигезләнеп сәбәпсез тотылган булсалар, тоткыннар зыянны каплау таләбе белән чыга алачак.

Татарстанның тикшерү комитеты вәкиле Эдуард Абдуллин 100 артык кеше тоткарлану хәбәренә аңлатма бирүдән баш тартты. “Дистәләрчә кеше тикшерелә, төгәл ничә кеше булуын әйтә алмыйм”, дип белдергән ул мәгълүмат агентлыкларына.
XS
SM
MD
LG