Пекинда су басулар вакытында шәһәр хакимиятләренең вакытында тиешле чаралар күрмәвенә халыкның ачуы арта. Шәһәр башлыгы Го Цзиньлун һәм аның бер урынбасары вазифаларыннан китүләре турында белдерде.
Узган ял көннәрендә каты яңгырлардан соң башкала һәм аның тирәсендәге бистәләрне су басып йөздән артык кеше һәлак булды. Шәһәр халкы хакимиятләрне кирәкле ярдәм күрсәтмәүдә, үлүчеләр һәм зыян күрүчеләр турында дөрес мәгълүмат бирмәүдә гаепләде.
Пекинның барлык өлешләренә дә яңгырлар булачагы турында хәбәр ителмәгән булган. Иске канализация системы каты су агымын сеңдерә алмыйча шәһәр урамнарын һәм йортларын су баскан.