Accessibility links

Кайнар хәбәр

Медведев: туган телдә белем алу өстенлекле юнәлеш булып кала


Русия хөкүмәте рәисе Дмитрий Медведев Русиядә яңа мәгариф канунында туган телдә белем алу хокукы өстенлекле юнәлешләр булып кала, дип белдерде. Бу хакта ул пәнҗешәмбе көнне Русия хөкүмәте утырышында әйтте. Анда мәгариф өлкәсе мәсьәләләре, әлеге канунга кертелергә тиешле төзәтмәләр каралды.

Дмитрий Медведев үзенең чыгышында: "Яңа канунда бушлай белем алу, мәктәпне сайлау, туган телдә белем алу хокукы өстенлекле юнәлеш булып кына кына калмый, алар махсус рәвештә тәфсилләбрәк итеп язылачак та," дип белдерде.

Хөкүмәт рәисенең чыгышы Русия хөкүмәте интернет сәхифәсендә чыкты.
XS
SM
MD
LG