Accessibility links

пәнҗешәмбе, 21 сентябрь 2017, Казан вакыты 11:56

БМО вәкилләре Гыйракта тагын бер елга кала


БМО Иминлек Шурасы оешманың Гыйрактагы эш мөтдәтен тагын 12 айга озайтты. Бу хакта махсус карар кабул ителде.

Документта БМО Гыйрак хөкүмәтенең демократияне ныгыту һәм кануныйлыкны үстерү, террорга каршы һәм төркемара дошманлыкны бетерү юнәлешендә башкарган эшләренә теләктәшлек күрсәтә, диелә.

Карарда шулай ук Гыйрак сәяси көчләре арасында диалог урнаштыру кирәклеге әйтелә, кеше хөкукларын яклауга аерым әһәмият бирелә.

XS
SM
MD
LG