Accessibility links

Кайнар хәбәр

Русия төбәкләреннән һәм Татарстаннан 150 бала "Дуслык" җәйләүендә татарча өйрәнде


Татарстанда төбәкара “Дуслык” җәйләвендә татар телен камилләштергән төркем ялын тәмамлый. Әлеге җәйләүдә Русиянең 18 төбәгеннән һәм Татарстаннан татар теле олимпиадаларында җиңгән, татар телен махсус өйрәнгән 150 бала ял иткән.

Укучылар татар телен камилләштерү белән бер рәттән, татар зыялылары, сәләтле татар яшьләре белән очрашты, Казанның тариһи урыннары белән танышты.

Бу хакта Татарстан мәгариф һәм фән министрлыгы хәбәр итә.
XS
SM
MD
LG