Accessibility links

Кайнар хәбәр

АКШ: 2011 елда уйгырларга басым арткан


АКШ Дәүләт департаментының 2011 елда дөньяда воҗдан иреге торышы турындагы яңа хисабында төрле илләрдә хөкүмәтләрнең төрле дини төркемнәрне эзәрлекләү очракларының артуы турында әйтелгән.

Аерым алганда Баһрәйн, Гыйрак һәм Русиядә “экстремист” дип саналган төркемнәргә булган рәсми карашның бу илләрдәге халыклар арасында ул төркемнәргә карата нәфрәт тудырганы һәм дин ирегенең чикләнүе турында бәян ителгән.

Дөнья буйлап хөкүмәтләр “динне мыскыл итү”, “яла ягуда” гаепләүләрне ешрак кулланган, бу үз чиратында дин иреге торышының начарлануын күрсәтә, диелгән Дәүләт департаменты хисабында.

Воҗдан иреге иң күп бозылган илләр дип Кытай, Иран, Төньяк Корея һәм Согуд Гарәбстаны аталган.

Дөньяда антисемитизмның үсеше, шулай ук дини азчылыкларга басымның үсеше күзәтелә, диелгән АКШ хисабында. Мисал итеп Кытайда яшәгән мөселман-уйгырлар китерелгән.
XS
SM
MD
LG