Accessibility links

Кайнар хәбәр

Татарстанда июльдә юл казасында 97 кеше һәлак булган


Татарстанда июль аенда юл казасында 97 кеше һәлак булган, 880 кеше каты яраланган. Мондый күрсәткечләр 2004 елдан бирле булмаган.

Республиканың юл хәрәкәте иминлеге идарәсе башлыгы Рифкәт Миңнеханов каза кискен артуга ике сәбәп барлыгын әйтә. 2004 елдан бирле машиналар саны ике тапкыр арткан һәм шул ук вакытта юлдагы кизү хезмәткәрләре 20 процентка кимегән. «Без видео камераларга зур игътибар бирдек. Башта йөртүчеләр алардан куркып калды һәм казалар саны кимеде. Хәзер алар камераларның кайда урнашканын белә һәм шуңа күрә, ничек телиләр шулай йөриләр», ди Миңнеханов.

2006-2012 елларны үз эченә алган «Юлларда хәрәкәт иминлеге» федераль програмы кабул ителгән иде. Әлеге програм кысаларында юлларда казаларны киметү максатында Татарстанга биш миллиард сум акча бүлеп бирелгәнлеген хәбәр итә «Комсомольская правда».
XS
SM
MD
LG