Accessibility links

Кайнар хәбәр

"Мөфтият җитәкчелегенә һөҗүм аларның эшчәнлеге белән бәйле булырга мөмкин"


Хокук саклаучы оешмалар Татарстан мөфтиятенең мәгариф бүлеге башлыгы Вәлиулла Ягъкубны үтерү һәм мөфти Илдус Фәизгә һөҗүм аларның төп һөнәри эшчәнлеге аркасында булырга мөмкин дип шикләнә. Тикшерүчеләр бу ягын төп версия буларак карый. Бу хакта бүген Татарстан хөкүмәте башлыгы урынбасары Әсгать Сәфәров Дәүләт шурасының чираттан тыш үтүче утырышында белдерде.

Сәфәров сүзләренчә, башка версияләр: үзара дошманлык, икътисадый сәбәпләр дә карала. Әмма аларның мөселман өммәсендә туган киеренке вәзгыятьтә бары тик бер фон рәвешендә генә булуын әйтте.

Сәфәров, Фәизов һәм Якупов радикал исламга каршы булулары белән билгеле, дип әйтте.
XS
SM
MD
LG