Accessibility links

Кайнар хәбәр

Япония ярлары янында тотылган балыкта нурланышлы мәтдәләр табылды


Япониянең Ниигата, Сидзуока һәм Иватэ төбәкләрендә тотылган балыкта һәм суда нурланышлы цезий табылды.

Япония рәсми оешмалары хәбәр иткәнчә, цезий бик аз микдарда табылган, ул кешегә эләккән очракта да, аңа зыян салмаска тиеш.

“Фукусима-1” Атом–электр станциясенән ерак урнашкан районнарга нурланышлы мәтдәләр яңгыр аша эләккән булырга мөмкин, дип хәбәр итә хакимиятләр.

Су ташкыны һәм “Фукусима-1” станциясендәге казадан соң белгечләр даими рәвештә суларның һәм тотылган балыкның сыйфатын тикшереп тора.

Күптән түгел Сахалинда нурланыш дәрәҗәсе нормадан берничә тапкыр артык булган машиналар һәм аларның өлешләре тотылган иде.
XS
SM
MD
LG