Accessibility links

Кайнар хәбәр

БМО Гомум мәҗлесе Сүрия карарын раслады


Берләшкән милләтләт оешмасының Гомум мәҗлесе Гарәб илләре берләшмәсенең карарын раслады.

Карарда Сүрия хакимиятләре Димәшктәге баш күтәрүләрне бастыру өчен боралаклар, танклар, артиллерия кулланган өчен хөкем ителә. Бу документы 133 ил вәкиле хуплады. 12 ил вәкиллелеге каршы чыкты, 31 ил тавыш бирүдән тотылып калды.

Каршы чыгучылар арасында Русия, Кытай, Беларус, Иран, Зимбабве, Куба, Венесуэла, Никарагуа, Сүрия бар. Карарда БМОның Иминлек Шурасы нәтиҗәле чаралар күрмәгән өчен тәнкыйтьләнә.

Документта шулай ук Сүриядә сәяси үзгәрешләрне башларга чакыралар һәм химик, биологик коралларны каты контроль астында саклау таләбе бар.

Шул арада Сүриянең икенче зур шәһәре Алеппода хакимият көчләре һәм оппозиция гаскәрләре арасында каты бәрелешләр дәвам итте.
XS
SM
MD
LG