Accessibility links

Кайнар хәбәр

Армиягә чакыртылган Казан егетенең үлемендә гаеплеләр табылмады


Русия Тикшерү комитетының Татарстан идарәсе Казанның Идел буе районындагы бүлеге “үтерү” һәм “үз-үзен үтерүгә җиткерү” мәддәләре белән җинаять эшен ачу мөрәҗәгатен кире какты.

29 июньдә солдатларның җыелу урынында Казан егете Илназ Галимуллин йөгереп килеп 4нче каттагы тәрәзәдән сикереп чыккан иде. Төшүдән соң ул исән кала, әмма соңыннан хастаханәдә алган яралардан үлә.

Тикшерүчеләр җыелу урынындагы башка солдатлар белән сөйләшкән. Алар Илназга бер кем дә басым ясамаган, аны чикләмәгән, аның белән бер кем дә низагка кермәгән, дип сөйләгән.

Тикшерүдән соң язылган рәсми карарда "Галимуллинның үз-үзен үтерүенә куңел төшенкелеге яки башка хәләт сәбәпче булган" диелә. "Өйдә калган туганнары өчен борчулар, яшәү шартларының кинәт үзгәрүе Галимуллинның каефен төшергән булырга мөмкин", диелә рәсми кәгазьдә. Шулай итеп җинаят эше ачылмый.

Казан хокук яклау үзәге хокукчылары бу карар белән килешмичә, югарырак мәхкәмәгә мөрәҗәгать итәргә җыена.
XS
SM
MD
LG