Accessibility links

Кайнар хәбәр

Президент идарәсендә дини оешмалар өчен җаваплы Марат Гатин эштән алынды


Татарстан президенты идарәсендә дини оешмалар белән эшләүче бүлекне җитәкләгән Марат Гатин вазифадан бушатылды. Бу хакта сишәмбе көнне Татарстан президентының матбугат хезмәте хәбәр итте.

Аның эштән китүе рәсми төстә "башка эшкә күчүе сәбәпле" дип аңлатыла.

3 августта булган Дәүләт Шурасының чираттан тыш утырышында иминлек мәсьәләрен багучы хөкүмәт рәисе урынбасары Әсгать Сәфәров Казанда булган террор гамәлләрендә сәләфиләрне гаепләде. Ул аларга көчәергә юл куйган элекке мөфтине һәм дәүләт оешмаларын да тәнкыйтьләгән иде.

19 ильдә Татарстанда мөфти Илдүс Фәизгә һөҗүм булды, ул исән калды, әмма яраланды. Диния нәзарәтенең уку-укыту бүлеге башлыгы Валиулла Ягъкуб атып үтерелде.
XS
SM
MD
LG