Accessibility links

Кайнар хәбәр

Хамовники мәхкәмәсенең интернет сәхифәсенә хакер һөҗүме булды


Һөҗүмнән соң сәхифәнең күренеше
Һөҗүмнән соң сәхифәнең күренеше
Бүген билгесез кешеләр узган атнада Pussy Riot төркеменә ике ел төрмә җәзасы биргән Мәскәүнең Хамовники мәхкәмәсенең интернеттагы сәхифәсенә һөҗүм итте.

Сәхифәнең төп битендәге язулар урынына "Pussy Riot иреккә чыгарылсын" дигән язу урнаштырылган иде. Төрле бүлекләргә сүгенү сүзләре өстәлгән, сәхифә ачылганда төркемнең бер җыры уйный башлаган.

Мәхкәмәнең матбугат вәкиле Дарья Лях хакер һөҗүме булганын раслады. Белгечләр сәхифәне төзәтүне дәвам итә.
XS
SM
MD
LG