Accessibility links

Кайнар хәбәр

Каһирәдә Германия илчелегенә һөҗүм булды


Каһирәдә Германия илчелегенә кулдан ясалган гранаталар ыргыткан һәм илчелек сакчысын чүкеч белән кыйнарга омтылган кеше кулга алынды. Полиция белдерүенчә, әлеге ир әнә шул юл белән Берлинда Мөхәммәд пәйгамбәр карикатураларын күрсәтүгә протест белдергән.

Һөҗүмдә илчелеккә зур зыян килмәгән һәм хезмәткәрләр арасында да зыян күрүчеләр булмаган.

Узган якшәмбедә Берлинда “Германия өчен” дип аталган үтә уң хәрәкәтнең урам йөреше “Исламлаштыруны туктатабыз” дигән шигар астында үтте. Бу чарада Мөхәммәд пәйгамбәр карикатураларын да күтәреп бардылар. Чара алдыннан Германиядәге мәхкәмә бу урам йөрешенә каршы булган берничә мәчетнең үтенечен кире каккан иде.
XS
SM
MD
LG