Accessibility links

Кайнар хәбәр

Краснодар өлкәсендә су баскан авылда караклар тоткарланды


Краснодар өлкәсенең Туапсе районындагы су басудан зыян килгән Новомихайловски авылында караклар тоткарланды.

Аларның берсе полиция хезмәткәрләренә азык-төлекне кайдан сатып алганлыгын аңлатып бирә алмаган. Калган икесе, Үзбәкстан ватандашлары, ләм белән пычранган келәм һәм көндәлек кулланылыштагы вак техника белән тотылган.

Хәзер бу авылда 300 полиция хезмәткәренең тәртип саклавы хәбәр ителә.

Килгән зыянны бетерү дәвам итә. Новомихайловка һәм Лермонтов авылларында электр белән тәэмин итү дә җайга салынып бетмәгән.

22 август төнендә көчле яңгыр яуганга Туапсе районындагы елгаларның берсе ташыды. Берничә авылда 800 өйне су басты. Хакимиятләр миллиард сумга якын зыян килде дип белдерә.
XS
SM
MD
LG