Accessibility links

Кайнар хәбәр

Pussy Riot төркемендәге ике кыз Русиядән киткән


Pussy Riot коткаручы Гайсә чиркәвендә "Богородица, Путинны ку" дип аталган панк-гыйбадәт кыла
Pussy Riot коткаручы Гайсә чиркәвендә "Богородица, Путинны ку" дип аталган панк-гыйбадәт кыла
Pussy Riot төркеменә кергән ике кыз Русиядән киткән, аларны эзләгән булганнар. Бу хакта бу панк-төркемнең Твиттердагы битендә язылган.

Pussy Riotның өч кызы – Мария Алехина, Надежда Толоконникова һәм Екатерина Самуцевич, Мәскәүнең коткаручы Гайсә чиркәвендә панк-гыйбадәт кылган өчен, 17 август көнне ике елга ирекләреннән мәхрүм ителгән иде.

Бу атна башында әлеге төркемгә кергән башка кызларга карата да җинаять эше кузгатылуы һәм аларны эзләүләре билгеле булган иде. Pussy Riot төркеме үзгәреп тора. Кайбер мәгълүматларга күрә, анда унлап кеше бар.

Pussy Riotка җинаять эше ачу һәм аларны хөкем итү Русиядә генә түгел, чит илләрдә дә зур шау-шу тудырды. Мәхкәмә карары игълан ителгән көнне дөньяның төрле илләрендә кызларга теләктәшлек белдереп пикетлар һәм демонстрацияләр үтте.

Русиядә кызларны яклап төрле чаралар даими үтеп тора. Кичә Красноярскида иллеләп кеше авызларын ябыштырып флеш-моб үткәрде. Мәскәүдә алты активист битлекләр киеп шәһәр үзәгендә йөрергә теләгән иде, әмма аларны полиция тоткарлады.
XS
SM
MD
LG