Accessibility links

Кайнар хәбәр

Сүрия качаклары саны 214 меңнән артты


БМО качаклар идарәсе мәгълүматларына караганда, Сүрия качаклары саны соңгы араларда кисәк арткан һәм артуын дәвам итә.

Соңгы бер атна эчендә Сүриядән Үрдүнгә 10 меңнән артык кеше килде, дип хәбәр итте идарә вәкиле Мелисса Флеминг. Сүрия белән күрше илләрдә рәсми теркәлгән качаклар саны 214 меңнән арткан.

Кичә Алеппо архиепископы һәм грек-католик чиркәвенең берничә рухание Ливанга качкан.
XS
SM
MD
LG