Accessibility links

Кайнар хәбәр

Төркия Сүриядә халык өчен "иминлек зоналары" ясарга чакыра


БМО Иминлек Шурасына кергән илләр тышкы эшләр министрлары бүген Нью-Йоркта Сүрия турында сөйләшәчәк. Төркия тышкы эшләр министры Әхмәт Даутоглу АКШка китәр алдыннан утырыш вакытында Сүриядә тыныч халык өчен "иминлек зоналарын" булдырырга тәкъдим итәчәген белдерде.

Сүрия качаклары саны үсә. Соңгы мәгълүматларга караганда, Төркиядә генә бүгенге көндә 80 меңләп качак бар. Сүрия белән күрше илләрдә качаклар саны 130 меңләп, дип исәпләнә.

БМОдагы Франция вәкиле Жерар Аро, Иминлек Шурасы әгъзаләре арасында каршылыклар булуга карамастан, һуманитар мәсьәләләрдә бердәм фикергә килү зарур, диде.
XS
SM
MD
LG