Accessibility links

Саакашвили армиядә хезмәт иткән студентларга укуларын түләргә вәгъдә итте


Тифлис – Грузия президенты Михаил Саакашвили армиядә хезмәт иткән студентларның уку чыгымнарын капларга вәгъдә итте. Бу турыда ул бүген Абхазия чигендә урнашкан Анаклия студентлар аланында яшьләр белән очрашуда әйтте.

Саакашвили сүзләренчә, бердәм дәүләт имтиханын уңышлы үткән һәр студент югары уку йортында укуын түләр өчен 4 еллык грант ала алачак. Әгәр инде бу кеше имтиханнан соң шундук 2 еллык хәрби хезмәткә барып кайтса, дәүләт 4 елга өстәп аның магистратура чыгымнарын да каплаячак.

“Арсенали” исемле бәйсез хәрби-аналитик журнал мөхәррире Ираклий Аладашвили радиобызга әйтүенчә, бу адымның сәбәбе хәрби хезмәткә кеше җитмәү белән бәйле түгел – Грузиядә хәрби хезмәткә чакыру 100 процентка үтәлә. Грузия рәсмиләре бу адымы белән хәрби хезмәтнең абруен күтәрергә, анда сәләтле яшьләрне җәлеп итәргә һәм ярлырак гаиләдән чыккан яшьләргә югары белем алуда ярдәм итәргә тели.
XS
SM
MD
LG