Accessibility links

Кайнар хәбәр

“Бердәм Русия” депутат Гудковның кагылгысызлыгын алырга җыена


Мәскәү – “Дума депутаты Геннадий Гудковның канунга каршы гамәлләре ачыкланса, “Бердәм Русия” депутатлары аның депутат кагылгысызлыгын алу өчен тавыш бирәчәк.” Бу турыда бүген “Бердәм Русия” партиясе шурасы секретаре Дума рәисенең урынбасары Сергей Неверов белдерде.

Элегрәк “Гадел Русия” партиясе депутаты Геннадий Гудков “Бердәм Русия” фракциясендәге коллегаларына мөрәҗәгать итеп “сәяси эзәрлекләүдә” катнашмаска, аңа каршы тавыш бирмәскә үтенгән иде.

Гудковның депутатлык вәкәләтен вакытыннан алда туктату тәкъдиме белән Думага баш прокурор Юрий Чайка мөрәҗәгать итте.

Август башында Русиянең тикшеренү комитеты депутат Гудковка, коммерция эшчәнлеге белән шөгыльләнгән өчен, җинаять эше ачарга нигез барын белдергән иде.

Гудков үзе бу вакыйгаларны оппозициядәге эшчәнлеге белән аңлата.
XS
SM
MD
LG