Accessibility links

Кайнар хәбәр

Миңнеханов АКШта IT-ширкәт белән меморандум имзалады


4 сентябрьдә Татарстан Хөкүмәте белән Carnegie Mellon University (CMU) – iCarnegie мәгариф бүлекчәләре мөнәсәбәтләр турында меморандум имзалады. Татарстанда федераль дәрәҗәдә ел саен 5 мең IT-белгеч әзерли торган халыкара мәгариф үзәге ачу планлаштырыла. Миңнехановның сүзләренчә, проектны киләсе көздә эшләтеп җибәрү күздә тотыла.

Меморандум имзалауда iCarnegie-дан баш мөдир Җил Таран (Gil Taran) катнашты һәм ул “Татарстан Республикасы үз алдына югары квалификацияле эшче көчләр әзерләү үзәге һәм мәгълүмат технологияләре, мәгариф һәм фәнни-тикшеренү эшләре өлкәсендә элиталы үзәк булу кебек кыю максат куйды, - дип билгеләп үтте Джил Таран. – Бу партнерлыкта без башкара торган роль җанландыра. Татарстан партнеры булу белән горурланабыз”, - дип белдерде ул.

3-5 сентябрьдә Рөстәм Миңнеханов җитәкчелегендәге Татарстан Республикасы делегациясе рәсми сәфәр белән Питтсбург шәһәрендә (АКШ).
XS
SM
MD
LG