Accessibility links

Кайнар хәбәр

Банкларга 11 миллиард сум зыян салган “Вамин”га җинаять эше ачылды


“Вамин-Татарстан” ачык акционерлык җәмгыяте хезмәткәрләренә банкларга 11 миллиард сумнан артык зыян салган өчен җинаять эше кузгатылды.

Августта Татарстан эчке эшләр министрлыгына биш банк җитәкчесеннән күмәк мөрәҗәгать килде, алар “Вамин-Татарстан” вәкилләрен канунсыз рәвештә кредит алуда гаеплиләр, дип хәбәр итә министрлыкның матбугат хезмәте.

Банк җитәкчеләре мөрәҗәгатендә “Вамин-Татарстан” кредитларны ябуга бәйле чаралар күрмәвен һәм бер үк вакытта яңадан барлыкка китерелгән “Казан” ширкәтенә үз активларын күчерүен хәбәр итә.

Банк вәкилләре белдергәнчә, 2011-2012 нче елларда “Вамин”ның җиде сөт заводы һәм аның бер төркем вак ширкәтләре милке теркәүдән чыгарылган һәм яңадан теркәлгән.

Моннан тыш, гариза бирүчеләр банктан кредит алганда “Вамин-Татарстан”ның финанс-хуҗалык хәле турында ялган мәгълүматлар, шул исәптән, залог милке турында ялган мәгълүматлар бирүен әйтә. Нәтиҗәдә банкларга 11 миллиард сумнан артык зыян салынган.

“Вамин-Татарстан” вәкилләренә карата Русия җинаять кодексы 159нчы матдәсенең 4 нче өлеше (“Аеруча күп күләмдә урлау”) буенча җинаять эше кузгатылган.
XS
SM
MD
LG