Accessibility links

Кайнар хәбәр

Клинтон: Сүрия низагына мөнәсәбәттә Русия белән килешмәүчәнлек бар


Һиллари Клинтон
Һиллари Клинтон
АКШ Дәүләт секретаре Һиллари Клинтон Кушма Штатлар белән Русия арасында Сүрия низагына һәм андагы кеше хокукларына мөнәсәбәттә уртак фикер булмауны белдерде.

Бу хакта Клинтон Азия-Тын океан икътисади хезмәттәшлек саммиты тәмамланганда, журналистлар алдында чыгыш ясаганда әйтте. Клинтон сүзләренчә, Вашингтон Сүрия президенты Бәшәр Әсадның хакимияттән китүе өчен көрәшүчеләргә теләктәшлек күрсәтә. Әсадның китүе илне демократик юлга чыгару өчен төп шарт булып тора.

Клинтон, БМО Иминлек шурасының Сүриягә багышланган резолюция өлгесен әзерләгәндә Вашингтон Мәскәү белән хезмәттәшлек итәргә әзер, дип әйтте.

Клинтон Русиянең “гражданлык җәмгыяте эшчәнлеген чикләргә мөмкин яңа кануннар” кабул итүенә дә борчылу белдерде. АКШ Дәүләт секретаре “күптән түгел генә Русия демократиясенең киләчәге турында ачыктан-ачык сөйләгән кайбер кешеләргә конкрет чаралар күрелгәнлеген дә” әйтте, әмма аларның кемнәр булуын атамады.

АКШ хакимияте берничә тапкыр Русиядә яңа кабул ителгән кануннарның хөкүмәттән тыш оешмаларга каршы булуын белдерде, шулай ук Русия президенты Владимир Путинга каршы панк-гыйбадәт кылган Pussy Riot төркеменең өч кызына чыгарылган хөкемне сәяси дип атады.
XS
SM
MD
LG