Accessibility links

Кайнар хәбәр

Эчке эшләр идарәсе полициядә активист һәм журналист кыйналуны тикшерәчәк


Мәскәү эчке эшләр идарәсе, активист Вадим Дергачев һәм “Грани.ру” порталы журналисты Андрей Новичков полиция бүлегендә кыйналган дигән хәбәрдән соң, җентекле тикшерү үткәрергә вәгъдә итә.

Дергачев һәм Новичков һәм шулай ук тагын алты кеше кичә Мәскәү үзәгендә сәяси тоткыннарны яклап чара үткәргәндә тоткарланды. Активистлар битлекләр киеп, кулларын бер-берсенә йозаклап Арбат мәйданыннан Манеж мәйданына кадәр килде. Алар анда “Сәяси тоткыннарга азатлык” дип шигар әйтә башлады. Шуннан соң аларны полиция тоткарлады. Алты кешегә административ тәртип бозу турында протокол тутырылды.

Дергачев һәм Новичков “Тверское” полиция бүлегендә үзләрен подполковник Сергей Никитин кыйнавын әйтә.
XS
SM
MD
LG