Accessibility links

Казанда балалар хастаханәсендә янгын чыкты


Казанда балалар өчен республика клиник хастаханәсендә (ДРКБ) янгын чыкты. Зыян күрүчеләр юк.

Янгын алты этажлы бинаның ремонт ясалган өченче этажында чыккан. Ут чыгу турында хәбәр МЧСка 18.45тә килеп ирешкән.

Бинада авырулар һәм хезмәткәрләр булмаган. Башка корпуслардан 35 бала һәм 10 өлкән кеше эвакуацияләнгән.

Фаҗига кыска ялганыш нәтиҗәсендә барлыкка килгән.
XS
SM
MD
LG