Accessibility links

Кайнар хәбәр

Грузиядә яңа протест чаралары үтә


Грузиядә оппозицион телевидение каналларының Глдан төрмәсендә тоткыннарны азаплаулар турында күрсәткән видеоязмаларыннан соң башланган протест чаралары дәвам итә.

Бүген бер төркем студентлар башкала Тифлис үзәгендә протест йөреше үткәрде. Протест йөреше Юстиция министрлыгы бинасы янында тәмамланды. Кичә министрлык бинасы янында протест белдерүче биш кеше ачлык игълан иткән иде. Алар күптән түген Тифлистәге бер демонстрация барышында полиция таләпләренә буйсынмаган өчен административ кулга алуга дучар булган дүрт активистның иреккә чыгарылуын таләп итә.

Тоткыннарны азаплауларга каршы протест чаралары илнең төрле өлешләрендә инде берничә көн дәвам итә.

Җәнҗаллы видеоязмалар күрсәтелгәннән соң, төрмәләр идарәсе башлыгы Хатуна Калмахелидзе һәм эчке эшләр министры Бачо Ахалая вазифаларыннан китте. Протест белдерүчеләрнең күбесе тоткыннарны азаплауларны Ахалая оештырган дип аның кулга алынуын таләп итә.
XS
SM
MD
LG