Accessibility links

Кайнар хәбәр

Төркиядә шартлау оештырган көрд сугышчыларын эзлиләр


Төркиянең көньяк-көнчыгышындагы шартлауда 9 хәрби үлде, дип хәбәр итә Азатлык хәбәрчесе.

Вакыйга Түнҗәле шәһәренең үзәк урамында булган. Көрд сугышчылары төрек хәрбиләре утырган машинаны шартлаткан. «Сугышчылар шартлаткычны ерактан эшләткән. Шартлау нәтиҗәсендә якындагы берничә машина һәм өй зыян күргән. Бер йортта яшәүчеләр бинаның ишелү куркынычы аркасында эвакуацияләнгән. Хәзер районда хәрби көчләр эшли. Террор гамәлен көрд сугышчылары оештырды. Берничә шикләнелүче кулга алынды», - дип белдерде җирле хакимият вәкиле.

Төрек матбугаты язганча, шартлау төрек хәрби көчләренең көрд сугышчыларына каршы оештырган махсус операциясенә җавап булып тора.
XS
SM
MD
LG