Accessibility links

Кайнар хәбәр

Мәскәүдә туй бәйрәм итүче дагстанлылар полициягә аткан


Мәскәүдә полиция коралдан аткан туй машиналарын тоткарлаган. Дагстаннан килгән туй кунаклары полиция хезмәткәрләре таләбенә буйсынмаган, шуңа күрә аларны тоткарлау өчен махсус көчләр җәлеп ителгән.

Интерфакс хәбәр иткәнчә, кыйбатлы чит ил машиналарыннан торган туй кортежы Мәскәү үзәгеннән барганда, узып китергә теләгән машиналарга травматик коралдан ата башлаган. Кортеждагы туй бәйрәм итүчеләр аларга туктарга кушкан полиция машинасына да ут ачкан.

Башкала полициясе туйның 15 кунагын һәм тугыз машинаны тоткарлаган.
XS
SM
MD
LG