Accessibility links

Кайнар хәбәр

Миңнеханов Төркиягә бара


Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов 5-6 октябрьдә эшлекле сәфәр белән Төркиягә бара. Республика җитәкчесе Бурса шәһәрендә “Татарстан-Төркия автомобиль сәүдәсе һәм хезмәттәшлек форумы”нда катнашачак.

Форум барышында төрек инвесторлары һәм эшмәкәрләренә КамАЗ, ЕлАЗ, Соллерс һ.б. Татарстан ширкәтләре тәкъдим ителәчәк.

Татарстан президенты кабул итүче як белән хезмәттәшлек килешүен имзалаячак.

Бүген Миңнеханов Казанда Төркиянең “Коч Холдинг”, “Ренессанс” һәм “Форд Отосан” ширкәтләре вәкилләре белән очрашты.

“Соңгы елларда Төркия автомобиль төзелеше үсеш алды һәм дөньяви дәрәҗәгә күтәрелде”, - диде республика башлыгы.

Миңнеханов Төркия ширкәтләре белән Татарстанда автокомпонентлар җитештерү үстерү юлларын җентекләп карарга тәкъдим итте.
XS
SM
MD
LG