Accessibility links

Бишкәктә протестчылар парламент бинасына бәреп керергә тырышты


Бишкәктә узган каршылык чарасында катнашучы берничә кеше Кыргызстан хөкүмәт йортына бәреп керергә тырышты. Полиция хезмәткәрләре күз яше чыгаручы газ һәм көч кулланып активистларны куып таратты. Протестчылар хокук саклаучыларга таш атып җавап кайтарды.

Барлыгы Бишкәк үзәгендә урам җыенына 500-800 кеше килгән. Чарада катнашучылар хакимияттән “Кумтор” алтын чыгару урынын миллиләштерүне таләп итә. Хәзер анда Канада ширкәте эшли. Таләп үтәлмәсә, протестчылар парламентны куып тарату белән яный. Каршылык белдерүчеләр алтын чыгарудан килгән керемнең чит илгә китүе белән риза түгел.

Элегрәк Кыргызстан премьер-министры Җанторо Сатыбалдиев хакимиятнең әлеге алтын чыгару урынын миллиләштерергә җыенмавын белдергән иде.
XS
SM
MD
LG