Accessibility links

Кайнар хәбәр

Кытайда тагын бер тибетле үз-үзен яндырды


Кытайда тагын бер Тибет дин әһеле үз-үзен яндырды. Ирекле Азия радиосы хәбәр итүенчә, 27 яшьлек дин әһеле Кытай хакимиятләренең Тибеттәге сәясәтенә ризасызлык йөзеннән Кытайның көнбатышындагы Гансу виләятендәге бер будда гыйбадәтханәсендә үз-үзен яндырган.

Атнакич Кытай хакимиятләренә көч кулланмый гына каршылык күрсәтүне киңәйтергә чакырулары белән танылган язучы Гудруб үз-үзен яндырган иде.

Соңгы өч елда кимендә 44 тибетле үз-үзен яндырды. Аларның күпчелеге будда дине әһелләре.
XS
SM
MD
LG