Accessibility links

Кайнар хәбәр

Казан журналисты үз фатирында үле килеш табылган


Казанда яшь ир белән хатынның үлүен тикшерәләр. Казан журналисты Ләйсән Әсәдуллина үз фатирында үле килеш табылган. Хатын-кызның тәнендә күпләгән пычак эзе бар.

Девятаев урамындагы йортларның берсендә 34 яшьлек хатын һәм 30 яшьлек ирнең көч куллану эзләре күренгән гәүдәсе табылган. Тикшерү мәгълүматларына күрә, ир-ат хатынын күкрәгенә күп тапкыр пычак белән сугып үтергән. Соңыннан пычакны йөрәгенә кадап үзенә кул салган.

Бу вакытта фатирда аларның дүрт яшьлек кызы йоклаган булган. Үлгән әти-әнисен күреп, бала ярдәмгә күршеләрне чакырган.

Бу эш буенча җинаять эше кузгатылган. Хәзерге вакытта тикшерү эшләре бара.

Әсәдуллина төрле елларда җирле матбугатта эшләгән, шулай ук Казан медицина академиясендә матбугат секретаре вазифасын башкарган.
XS
SM
MD
LG