Accessibility links

Кайнар хәбәр

Уфада Русия үзәк диния нәзарәте корылтае үтте


Уфада Русия үзәк диния нәзарәтенең корылтае
Уфада Русия үзәк диния нәзарәтенең корылтае
13 октябрьдә Уфада Русия мөселманнары үзәк диния нәзарәте чираттагы IX корылтаен үткәрде. Корылтайга дөньяның төрле төбәкләреннән – Төркия, Сүрия, Тунис, Фәләстиннән меңгә якын делегат килгән иде. Җыенда "Гибадуррахман" дигән иҗтимагый оешма да төзелде.

Русия үзәк диния нәзарәте кылган эшләргә бәя бирелде һәм киләчәккә яңа максатлар куелды. Баш мөфти Тәлгать Таҗетдин әйтүенчә, беренче чиратта халыкларның бер-берсе белән яшәешендә, аңлавышында, мөнәсәбәтендә яңа караш булырга тиеш, шул чакта гына экстремизмга, терроризмга һәм башкага каршы торып була.

Корылтай эшендә Башкортстан президенты Рөстәм Хәмитов та катнашты. Ул дин әһелләренә эшләрендә уңышлар теләде һәм хезмәттәшлеккә чакырды.

Шулай ук яңа президиум әгъзалары сайланды һәм йомгаклау карары кабул ителде.
XS
SM
MD
LG