Accessibility links

Кайнар хәбәр

Пакстанда террор гамәлендә кимендә 16 кеше корбан булган


Исламабад – Пакстанның төньяк-көнбатышында булган террор гамәле нәтиҗәсендә корбаннар саны 16га җиткән. Кимендә 30 кеше яраланган дип хәбәр ителә.

Шартлаткыч тутырылган машина базар мәйданында, исламчы сугышчыларга каршы көрәшүче хөкүмәт тарафлы оешма бинасы янында шартлатылган.

Корбаннарның күбесе базарга килүчеләр һәм анда сәүдә итүчеләр диелә.

Әлегә җаваплылыкны беркем дә үз өстенә алмады.
XS
SM
MD
LG